Чаллы шђџђр гђзите сайты

Шђџри Чаллы


 

Кешелђр кешечђ яшђсђ

 
 

Спорт џђм сђламђт яшђњ елында редакция почтасында яшђњ рђвешебез, ђйлђнђ-тирђ мохитка, табигатькђ мљнђсђбђтебез, сђламђтлек проблемаларына кагылышлы хатлар аеруча књп була. Шундый хатларныћ берсен кыскартып укучыларыбызга тђкъдим итђбез.

Кеше – инсан тереклек дљньясындагы ић камил акыл иясе. Аныћ яшђешенећ торышын матди џђм рухи-ђхлакый халђте књрсђтђ, билгели. Кеше гыйлем-белем, тђќрибђ џђм њрнђклђр ярдђмендђ њзгђрњгђ сђлђтле. Файдалы табышлар да, зарарлы югалтулар да аларга бђйле. Тњбђндђге саннарга гына књз салыйк: Россиядђ рђсми рђвештђ теркђлгђн 7 428 000 эчкече, наркоман, психик авыру, 960 000 вич-инфекцияле кеше яши. Ел саен уртача 8 000 000 аборт ясала. Инвалидлар 12 000 000. Татарстанда беренче сыйныфка баручы 100 баланыћ 15е, ђ урта мђктђпне тђмамлаучыларныћ 13е генђ сђламђт.
Кешенећ, аеруча балаларныћ сђламђтлегенђ, рухи дљньясына зур зыян китерњче нђрсђ – телевизор. Кљчле мђгълњмат чарасы буларак, ул дљньядагы файдалы џђм зарарлы яћалыкларны тђњлек ђйлђнђсе сљйлђп-књрсђтеп тора. Ђ ќенси-сексуаль азгынлыкларга, књп тљрле ќинаятьлђргђ этђрњче фильмнар, 5-10 минут саен књрсђтелђ торган файдасы шикле реклама... Сђгатьлђр буе телевизор каршында утыру терђк-хђрђкђт органнарыныћ, књзлђрнећ зђгыйфьлђнњенђ китерђ.
Телевидение кебек бер яктан файдалы, икенче яктан зыянлы нђрсђлђрнећ икенчесе – минераль ашламалар, тљрле агулар куллану. Заманында кыр-басуларны ашлау љчен нигездђ органик ашламалар, черемђ-тирес, кљл, торф файдаланыла иде. Хђзер аларны бик аз хуќалыклар гына куллана. Тирес љемнђре терлек торакларын књмеп, инеш тирђлђренђ, тљрле чокырларга тњгелеп, табигатьне пычратып кына ята. Ђ књп тљрле агулар, минераль ашламалар, гербицид-пестицидлар ќитештерњ, аларны тиешенчђ кулланмау, дљрес сакламауныћ кеше организмына зарары зур, џаваныћ, ќир-суларныћ пычрануы кыргый кош-корт, ќђнлеклђрнећ, бљќђклђрнећ, њсемлеклђрнећ юкка чыгуына китерђ. Без яшђгђн дђвердђ генђ дђ безнећ якларда бик књп тљрле ќан иялђре юкка чыкты инде. Ђрлђн, њр куяны (тушканчик), тилгђн, тартар, бњдђнђ, бытбылдык, тђкђрлек, камыш чыпчыгы, берничђ тљр сандугач, сљлек, сукыр сљлек, берничђ тљр шљпшђ-тљклетура, чикерткђлђр юкка чыкты. Бетњ алдында торганнары: тургай, сыерчык, карлыгач, кљртлек, карчыга, ябалак џђм башкалар.

 

 

Хђзер урманнарда, болын-ђрђмђлеклђрдђ иртђ-кич књћеллђрне хислђндереп, лђззђтлђндереп, сагышка-моћга салучы “ќанлы музыка кораллары оркестрын” ишетеп булмый инде.
Илебездђге дистђлђрчђ миллион гектар сљрњ ќирлђре бњген ташландык хђлдђ. Ташландык ќирлђр белђн бергђ дистђлђрчђ мећ авыллар юкка чыга, эшсезлђр саны арта, ќинаятьлђр кљчђя. Шул ук вакытта књпме промышленность товарын, азык-тљлекне чит иллђрдђн алабыз.
Ќире џђм табигый байлыклары буенча Россия ић бай иллђрнећ берсе санала. Матди байлыгыбыз џђм яшђњ шартларыбыз алга киткђн дђњлђтлђрдђ яшђњчелђрнекеннђн књпкђ тњбђн булудан гарьлђнсђк тђ, Аллага шљкер, хђзергђ ачлыктан њлњчелђр юк диярлек. Ђ физик хезмђттђн качып, аз хђрђкђтлђнњ, дљрес тукланмау, ягъни књп ашау аркасында симерњдђн њлњчелђр арта. Сыйфатсыз эчемлеклђр, тљрле љстђмђлђр, консервантлар кушылган ризыклар, ялган дарулар (аларны ясау буенча Россия икенче урында) кулланулар да сђламђтлеккђ зыян сала. Сђламђтлегебез џђм рухи халђтебез начарланганга, туучылардан њлњчелђр књбрђк, халык саны елдан-ел кими бара.
Гыйлем-белемнђрнећ, тђќрибђлђрнећ њрнђк булырдайларын гына файдаланып, табигатьтђге њзара яшђеш тигезлеген саклап, борынгыдан килгђн рухи-ђхлакый кануннарыбызны њтђп, сђламђт булып, тынычлыкта-иминлектђ генђ яшђргђ дђ бит.

Шђрђфиђхмђт ЂХМЂТЌАНОВ.
Тукай районы Иске Абдул авылы.


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сайт управляется системой uCoz